Милли проектлар
22 октябрь 2025, 03:59

Чишмәдә су булачак

Чишмә поселогында суүткәргечләрне ремонтлаганнар.

https://house.bashkortostan.ruhttps://house.bashkortostan.ru
https://house.bashkortostan.ru

Чишмә поселогында суүткәргечләр челтәрен ремонтлаганнар.

Республиканың Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты кысаларында башкарылган.

Ремонт быел май аенда башланган. Подряд оешмасы гомум озынлыгы 6 мең метрдан артык булган торбаүткәргечне тулысынча алыштырган һәм 6 заманча суүткәргеч кое урнаштырган.

Яңартылган суүткәргеч халыкны өзлексез һәм сыйфатлы су белән тәэмин итүгә ярдәм итәчәк, аварияләрне сизелерлек киметәчәк, шулай ук су бүлү системасының энергия нәтиҗәлелеген арттырачак, диләр белгечләр.

“Башкортстан объектларны һәм инженерлык челтәрләрен модернизацияләү белән эзлекле рәвештә шөгыльләнә, эшләр федераль программалар исәбенә дә башкарыла. “Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү” федераль проекты тоташ ил буенча, шул исәптән безнең республикада да коммуналь блок системаларын тергезүгә юнәлтелгән”, – ди торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас