Милли проектлар
21 октябрь 2025, 05:45

Милли проектларга – 49 млрд сум

Барысы да уңайлы мохит өчен дип эшләнә.

Милли проектларга – 49 млрд сумМилли проектларга – 49 млрд сум
Милли проектларга – 49 млрд сум

2025 елда Башкортстанга милли проектларга 49 млрд сум акча бүленгән. Шул исәптән 35 миллиардка якын – федераль акча. Бу хакта республика премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.

    8,4 млрд сумлык бюджетара трансфертлар «Яшьләр һәм балалар», «Тормыш өчен Инфраструктура», «Гаилә», «Туризм һәм кунакчыллык» милли проектларына бүленгән.

     «Быел милли проектлар кысаларында без мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә 36 объектка капиталь ремонт ясыйбыз, аларның 33ендә эшләр тулысынча тәмамланган, 170 иҗтимагый территорияне төзекләндерәбез, Уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы 7 проектны гамәлгә ашырабыз — болар Бәләбәй, Салават, Учалы, Нефтекама, Благовещенск, Баймак һәм Верхотор авылы. Шулай ук Стәрлетамакта һәм Белоретта туризмны үстерү буенча актив эш алып барыла», — дип аңлатты Назаров.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас