Милли проектлар
19 октябрь 2025, 04:00

«Шинаны утильләштерү» акциясе башлана

Уфада автомобиль покрышкаларын кабул итү буенча «Шинаны утильләштерү» экологик акциясе старт ала.

«Шинаны утильләштерү» акциясе башлана«Шинаны утильләштерү» акциясе башлана
«Шинаны утильләштерү» акциясе башлана

20 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Уфада «Шинаны утильләштерү» экологик акциясе узачак. Чара «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм автомобиль покрышкаларын куркынычсыз утильләштерү өчен шартлар тудыруга һәм шәһәрдә экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән.

Уфа хакимиятенең Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге башлыгы Ольга Филева билгеләп үткәнчә, ай дәвамында Уфа халкы махсус оештырылган кабул итү пунктларында иске автомобиль покрышкаларын бушлай тапшыра алачак. Бу куркыныч калдыкларны контейнер мәйданчыкларында һәм яшел зоналарда рөхсәтсез урнаштыруны булдырмаска ярдәм итәчәк.

Диаметры 22 дюймга кадәр булган дүрт данәдән артмаган автопокрышкалар шәһәрнең һәр районында физик затлардан кабул ителәчәк.

Фото: Башкортстан Республикасы табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы.

«Шинаны утильләштерү» акциясе башлана
«Шинаны утильләштерү» акциясе башлана
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас