Милли проектлар
16 октябрь 2025, 06:05

Спортта яшь чикләре юк

Тәтешле районында авыл җирлекләре командалары арасында пенсионерлар Спартакиадасы үтте.

Спортта яшь чикләре юкСпортта яшь чикләре юк
Спортта яшь чикләре юк

  Тәтешледә «Русия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында XXIII авыл спорт уеннары зачетына авыл җирлекләре командалары арасында IV пенсионерлар Спартакиадасы зур уңыш белән үтте.

  Районның тугыз командасы үзләренең спорт осталыкларын һәм төрле дисциплиналарда җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. Ярышлар программасына җиңел атлетика йөгерешләре, дартста төгәллек, йөзү ярышлары, шахмат һәм теннис ярышлары, ГТО комплексы нормативларын тапшыру кертелгән иде.

   Бу чара - спортның яшь чикләрен бетерүен һәм кешеләрне берләштерүенең ачык мисалы. Афәрин, тәтешлеләр!

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас