Милли проектлар
16 октябрь 2025, 06:20

Медпунктлар саны тагын да артачак!

Башкортстанга яңа ФАПларга 3,5 млрд сум акча бүленде.

Медпунктлар саны тагын да артачак!Медпунктлар саны тагын да артачак!
Медпунктлар саны тагын да артачак!

   Бу РФ субъектларына бүленгән иң эре суммаларның берсе. БР Сәламәтлек саклау министрлыгы Башкортстан 2025-2027 елларда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү төбәк проектларына, Русия Хөкүмәте боерыгы нигезендә, 3,5 млрд сум алачак.

 Элегрәк Башкортстан Башлыгы республика федераль сәламәтлек саклау министрлыгының бу мәсьәлә буенча карарын көтә, дип искәрткән иде. “Бу зур сумма һәм зур эш күләме булачак”, дигән иде ул.  "Барысын да сыйфатлы һәм тиз төзергә кирәк булачак. Шуңа күрә зур эшкә әзерләнәбез", - диде Радий Хәбиров.

   Башкортстанга иң зур субсидияләрнең берсе бирелде. 4,44 млрд сумны Краснодар крае, 4,61 млрд сумны Мәскәү өлкәсе алачак.

   Барлыгы республикада 2 меңләп ФАП исәпләнә. Агымдагы елда 134 медпункт яңартылган, 2030 елга кадәр барлыгы 400 ФАПны алыштыру планлаштырылган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас