

Түземсезлек белән көтәбез. Нәтиҗәсе нинди булыр?
9 декабрьдә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайның утырышлар залында (Зәки Вәлиди ур., 40) Журналистлар берлеге съезды узачак.
Бу хакта карар Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге идарәсе һәм Советының киңәйтелгән утырышында кабул ителде. "БР Журналистлар берлеге уставы нигезендә утырышта чираттагы, Башкортстан журналистларының 24 нче съездын уздыру турында Карар кабул ителде. Съезд 11.00 сәгатьтә эшли башлый. БР Журналистлар берлеге әгъзаларыннан 300 делегат катнашыр дип көтелә», — дип хәбәр итте иҗат оешмасы рәисе Вәдүт Исхаков. Бүген төбәктә алты телдә 145 массакүләм мәгълүмат чарасы нәшер ителә һәм Башкортостан Мәскәү һәм Краснодар краеннан соң лидерлар өчлеген йомгаклый (Татарстан белән бергә).