

Яңа препарат эшләгәннәр.
Уфаның вузара кампусы резиденты баш мие кан әйләнеше бозылу нәтиҗәләреннән препарат эшләгән.
Башкорт дәүләт медицина университеты, вузара студентлар кампусы резиденты, баш мие кан әйләнеше бозылу нәтиҗәләрен дәвалау өчен препаратлар эшли. Проектны гамәлгә ашыру фармакология кафедрасы, фармацевтика химиясе кафедрасы, кече таргет молекулалары лабораториясе һәм морфология лабораториясе катнашлыгында БДМУ дисциплинаара командасы тарафыннан алып барыла.
Башкортстан медицина университеты галимнәренең тикшеренүләре пациентларда терапиянең нәтиҗәлелеген мультимодаль гамәл хисабына сыйфатлы көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Тикшеренү төркеме ачык антидепрессив һәм антиагрегат үзлекләрен күрсәтүче кушылмалар тапкан инде. Моннан тыш, галимнәр ачышларга берничә патент алган. БДМУ галимнәре фәнни эшләрендә молекуляр докинг, органик синтез, молекуляр биология, иммуногистохимия һәм фармакология методларын кулланалар.
“Сәламәтлекне саклауда яңа технологияләр” гомумдәүләт проекты яшь галимнәребезгә ачышларга мөмкинлекләрне арытаба да арттырыр дип ышанасы килә.