Милли проектлар
14 октябрь 2025, 05:41

Булачак архитекторларыбыз халыкара бәйгедә җиңгән

УДНТУ студентлары җиңүе Уфа архитектура мәктәбенең югары әзерлеген һәм һөнәри осталыгын раслаган.

Булачак архитекторларыбыз халыкара бәйгедә җиңгәнБулачак архитекторларыбыз халыкара бәйгедә җиңгән
Булачак архитекторларыбыз халыкара бәйгедә җиңгән
Вузара кампус резиденты, Уфа дәүләт нефть-техник университетының "Архитектура" юнәлеше  чыгарылышы студентлары архитектура, дизайн һәм сәнгать буенча XXXIIV Халыкара иң яхшы чыгарылыш квалификация эшләре смотр-конкурсы призерлары булган. Чара студентлар өчен заманча шартлар тудырылган кампус мәйданында үткән. 
22 - 28 сентябрьдә Магнитогорскида үткән зур күләмле конкурс югары архитектура-сәнгать белем бирү өлкәсендә әһәмиятле вакыйгаларның берсеннән санала.  Ул ел саен  Русия һәм якындагы чит илләрнең алдынгы вузларыннан йөзләрчә сәләтле студентларны һәм белгечләрне үзенә җыя. Быел чара Г. И. Носов исемендәге МДТУда үткән.
УДНТУ студентлары җиңүе Уфа архитектура мәктәбенең югары әзерлеген һәм һөнәри осталыгын раслаган.  Конкурсның беренче дәрәҗә дипломнарын Җәмилә Галинурова, Елизавета Акчева, Полина Малафеева, Алина Гыйльфанова, Әминә Шакирова, Эльвина Солтанова алган. Аларның эшләре өстәмә рәвештә Мәскәү һәм Русия архитекторлар союзының төбәк бүлекләре дипломнары белән дә билгеләнгән. 
Бакалаврлар сайлаган темалар сәламәтләндерү, мәгариф, спорт, гыйльми-мәгариф үзәкләре, арт-кластерлар, архитектура кампуслары, туристик кластерларын проектлауда заманча шәһәрнең актуаль ихтыяҗларына җавап биргән. 
Белешмә: Билгеле булуынча, Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча илебездә заманча кампуслар челтәре төзелә. 2030 елга кадәр Русиядә шундый 25 кампус төзеләчәк.  Юнәлеш буенча эшне РФ Хөкүмәте һәм РФ Мәгариф министрлыгы алып бара. Әлеге вакытта "Яшьләр һәм балалар" милли проекты булышлыгында шундый 24 студент шәһәрчеге төзелә. 2036 елга кадәр кампуслар санын 40-ка кадәр җиткерү планлаштырылган. 
Ә Уфа Вузара кампусы -  ул уку-фән комплекслары, лабораторияләре, эшлекле зоналар, кибетләр, җыйнак скверлар һәм башка уңайлы объектлардан торган 4,3 мең кешегә исәпләнелгән студентлар киңлеге. Кампусның ишекләре уфалылар һәм Уфа кунаклары өчен һәрчак ачык.
 
campusufa.ru
 
#молодежьидети
 
#нацпроектмолодежьидети
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас