Республикада махсус хәрби операциядә катнашуларны эшкә урнаштыру өчен эш бирүчеләр реестры барлыкка китерелгән. Әлеге вакытта төбәктә хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә алырга әзер булган шундый компанияләр саны 159 эш бирүчене үз эченә ала. Алар 700-дән артык вакансия тәкъдим итә. Эшләр "Кадрлар" милли проекты булышлыгында тормышка ашырыла.
Реестрда торучы һәм сугышчыларны эшкә уңышлы урнаштыручы компанияләр арасында Уфа Моторлар төзү берләшмәсе, Уфа Агрегат җитештерү берләшмәсе, Башкортстан Сода компаниясе, "Уфа "Гидравлика" агрегат предприятиесе, "Алексеевский" агросәнәгать комплексы һәм башка предприятиеләр бар.
БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерүенчә, сугыш юлы узганнар өчен эш белән тәэмин итү эшендә яңа кораллар пәйда була. Мәсәлән, "Русия хезмәте" кадрлар үзәгендә "Занятость СВОих" ир-егетләр клублары эшли. Очрашулар форматы төрлечә: волейбол матчларыннан алып түгәрәк өстәлләр, остаханәләр, ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмат сессияләренә кадәр оештырыла. Клублар чараларында бөтен республика буенча 200-дән артык МХО ветераны катнашкан.
Чыганак: БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайты.