Милли проектлар
13 октябрь 2025, 06:02

Әни булу – зур бурыч!

Ничек кадерле дә, матур да, сөйкемле дә булып калырга?  

Әни булу – зур бурыч!Әни булу – зур бурыч!
Әни булу – зур бурыч!

Ничек кадерле дә, матур да, сөйкемле дә булып калырга?

 

—Мәләвез үзәк хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясендә «Гаилә» гомумдәүләт проектының «Ана һәм балаларны саклау» федераль программасы максатлары һәм бурычлары нигезендә йөкле хатыннар көненә багышланган чара узды.

Булачак әниләр һәм табиблар сәламәтлек, дөрес туклану, балаларны тәрбияләү, психологик халәт һәм ару, үзеңне һөнәрдә ничек табарга икәнлеге турында сөйләштеләр. "Безнең төп максат – әни булырга әзерләнгән һәр хатын-кыз ярдәмне медицина дәрәҗәсендә генә түгел, социаль дәрәҗәдә дә тоярга тиеш. Әни – гаилә нигезе, ә гаилә — шәһәребез һәм республикабыз нигезе. Без Сезгә һәм балаларыгызга Мәләвез районында яшәргә уңайлы булсын өчен бөтен шартларны тудырырга тырышабыз».

Мәләвез үзәк район хастаханәсенең балачак һәм бала табуда ярдәм итү буенча баш табиб урынбасары Елена Гайсина шулай билгеләп үтте. Очрашуның кульминациясе бүләкләр тапшыру булды. Булачак әниләргә симфоник музыка концертына һәм йөкле вакытта чәчләрен карау буенча мастер-класска чакыру билетлары тапшырылды.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас