

«Русия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанның Дүртөйле шәһәренең «Олимпиец» спорт мәктәбендә Республика көненә багышланган ГТО фестивале узды.
Мәйданда спорт дәрте, сәламәт көндәшлек һәм бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде. Катнашучылар арасында махсус хәрби операция ветераннары да бар иде. Район Хакимияте башлыгы ветераннар Раил Фаезовка һәм Альберт Әминевка ГТО алтын билгеләре тапшырды, алар һәркем өчен үрнәк, батырлык, ныклык һәм сәламәт яшәү рәвешенә тугрылык символы булды. Аларның казанышлары яшьләрне яңа үрләргә омтылырга, үз сәламәтлекләрен ныгытырга өнди.
"Ветераннарыбыз белән горурланам һәм Дүртөйле районы халкының бердәмлегенә шатланам! Без бергәләп көчле һәм сәламәт җәмгыять төзибез!"- дип билгеләп үтте Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.