Милли проектлар
8 октябрь 2025, 07:22

Ватан берәү генә!

Егетләр сынауда таныла.

Ватан берәү генә!Ватан берәү генә!
Ватан берәү генә!

Егетләр сынауда таныла.

 

Башкортстанның Ярмәкәй районындагы хәрби комиссариатта «Русия спорты» дәүләт программасы максатлары нигезендә «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» дигән чара узды.

Анда студентлар һәм армиягә хезмәткә алынучылар катнашты. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре һәм теләкләр белән район хакимиятенең мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге баш белгече Эльвира Ташалиева мөрәҗәгать итте.

— Бөтенрусия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне Русия Президентының 1992 елның 12 ноябрендәге боерыгы белән хәрби хезмәтнең гомумдәүләт дәрәҗәсен һәм абруен күтәрү, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүне яхшырту максатында билгеләнде. Бу көн Ватанга тугрылык белән үз бурычларын үтәргә әзер булганнарга багышлана, - диде Эльвира Ташалиева.

Аннары яшьләр үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр, ГТО нормативларын үтәделәр. Нормативларны Ярмәкәй районы буенча ВФСК ГТО тест уздыру муниципаль үзәге белгечләре кабул итте.

 

 

 

Ватан берәү генә!
Ватан берәү генә!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас