

Белгечлзр ачышлар юлында.
Башкортстан медицина университеты белгечләре простата бизе яман шеше вакытында күзәнәкләрнең чирнең үсешенә нинди йогынты ясавын ачыклаганнар.
Элегрәк Русиядә мондый тикшеренүләр үпкә, сөт бизләре һәм башка шешләр тукымаларында гына үткәрелгән.Аерым күзәнәкләрне тикшерү аларның һәркайсының авыру үсешенә ничек йогынты ясавын һәм дәвалауга ничек җавап бирүен аңларга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтелә. Мондый алым яңа биомаркерлар һәм терапевтик мишеньнәрне ачыкларга, шешнең прогрессияләнү һәм метастазлану механизмнарын, шулай ук яман шеш белән көрәштә иммун системасының ролен өйрәнергә ярдәм итә.Тикшеренү нәтиҗәләре простата яман шешен дәвалауның персональләштерелгән ысулларын эшләү өчен нигез булачак һәм онкология авырулары белән көрәшкә өлеш кертәчәк.