

Бүздәк районының Бүздәк авылында "Южный" микрорайонында яңа ял һәм спорт паркы ачылды. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы кысаларында һәм ике сезон дәвамында барды.
Төзекләндерү бәясе 20,8 млн сум тәшкил иткән.
Биредә зур эшләр башкарылган: асфальт җәелгән, ял ит3 өчен уңайлы зоналар урнаштырылган, заманча яктырткычлар куелган, экологик дизайнлы эскәмияләр, урналар һәм заманча спорт объектлары: баскетбол, волейбол һәм резин өслекле футбол мәйданчыклары урнаштырылган. Балалар өчен таулар һәм уен зонасы булдырылган. Ә «Яшел Башкортстан» экологик акциясе кысаларында нарат һәм миләш үсентеләре утыртылды.
- Парк төрле яшьтәге кешеләр өчен ял итү урыны булачак. Бүгенге көндә үк биредә балалар белән ял итәләр һәм төрле чаралар үткәрәләр, — диде Бүздәк районы башлыгы Илнур Игдиев. - "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты ярдәмендә шулай итеп Бүздәк авылында матур, заманча, төзекләндерелгән парк барлыкка килде, ул елның теләсә кайсы вакытында бирегә килүчеләрнең яраткан ял итү урынына әверелде. Биредә төрле яшьтәге кешеләр рәхәтләнеп йөреп кенә калмыйча, мәктәп дәресләре дә үткәрелә, спорт секцияләрендә тәрбияләнүчеләр дә шөгыльләнә.