

Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа уку елында уздырылачак мәктәп олимпиадалары исемлеген раслады.
Тиешле боерык РФ Хокукый мәгълүмат порталында бастырылган. Русиянең югары белем һәм фән министрлыгы 2025/2026 уку елына олимпиадалар һәм башка интеллектуаль һәм иҗади конкурслар исемлеген раслады. Аңа берничә дәрәҗәгә бүленгән йөзләгән сынау кергән.
Иң югары дәрәҗәдәге конкурс сынауларының берсе –Бөтенрусия укучылар олимпиадасы, ул уку елы дәвамында 24 гомуми белем бирү предметы буенча үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашучылар өчен бүләкләү һәм ярдәм итүнең төрле формалары каралган.
Аерым алганда, алар югары уку йортларына кергәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар алырга мөмкин. Ярышлар никадәр югары булса, чыгарылыш сыйныф укучысы шулкадәр күбрәк ташламалар һәм өстенлекләр алачак. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Башкортстанда Бөтенрусия укучылар олимпиадасының беренче этабы старт алды.
Фото: admnvrsk.ru