

Башкортстанда төнлә ике авыл арасында коры үлән яна башлаган.
Оператив мәгълүматны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Дәүләт комитетында хәбәр иттеләр. Ведомство матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда,Әбҗәлил районында Атауды һәм Дәүләтша авыллары арасында коры үләнгә ут капкан булган. “Экологик хәвефсезлек “ гомумдәүләт проекты кысаларында янгын хәлләре аерым исәптә тора.
Янгынны оператив рәвештә сүндерүә алганнар. 2025 ел башыннан бирле Башкортстанда 29 гектардан артык мәйданда 15 урман янгыны чыганагы һәм 1300 гектардан артык мәйданда 350 коры үсемлек януы теркәлгән.