

Турбәк авылында моны онытмыйлар.
Дүртөйле районы Турбәк авылында Ил президенты фәрманы буенча эшләүче «Гаилә» гомумдәүләт проекты максатларына туры китереп мари мәдәнияте көне узды. Уздыру урыны милли проектка ярдәм чаралары ярдәмендә төзелгән яңа клуб булды. Бәйрәм кунакларын креатив индустрияләргә багышланган зур күргәзмә көтә иде. Күргәзмәнең максаты талантлы осталарны үстерү һәм аларга ярдәм итү, шулай ук югары икътисади кыйммәткә ия уникаль креатив продуктлар булдыруны һәм таратуны стимуллаштыру иде.
Дүртөйле районы Халык-сәнгать осталары үзләренең искиткеч эшләрен — кулдан эшләнгән милли киемнәрен, агач эшләнмәләрен һәм җирле рәссамнарның картиналарын күрсәтеп, кунакларны җылы каршы алдыла
Бәйрәмнең кульминациясе традицион мари ризыклары белән сыйлау булды.
Кунаклар татар халкының милли сыйлары чәк-чәк, коймак, табигый бал, өчпочмактан авыз итте һәм, әлбәттә, самовардан хуш исле чәй эчтеләр.
"Мари мәдәнияте көне-ул бәйрәм генә түгел, ул мари халкының бай мәдәниятенә һәм тарихына кагылу мөмкинлеге. Мондый чаралар үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә һәм мирасына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли», – дип билгеләп үтте Дүртөйле районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Илнур Әхмәдиев.