Милли проектлар
2 октябрь 2025, 04:21

Очрашу урыны – каенлык

Языково авылында җәяүлеләр зонасын төзекләндергәннәр.

https://house.bashkortostan.ruhttps://house.bashkortostan.ru
https://house.bashkortostan.ru

Башкортстанның Благовар районы Языково авылында җәяүлеләр зонасын төзекләндергәннәр. Эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Яшәү өчен инфраструктура” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында башкарылган.

Бу объектны 2024 елда Төзекләндерү объектларын сайлау буенча бөтенрусия онлайн-тавыш бирүдә тавыш биреп, халык үзләре сайлаган.

Бондаренко һәм Новоселовская урамнары арасындагы җәяүлеләр зонасы район үзәгенең биш урамын тоташтыра. Каенлык янындагы территория ял өчен уңайлы булуы белән урындагы халыкны һәм район үзәге кунакларын җәлеп итеп тора.

Монда бордюр ташы белән тротуар плитәсе салынган, кече архитектура формалары, балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштырылган, яктырткычлар монтажланган.

– Балаларыбыз һәм оныкларыбыз киләчәктә биредә йөреп, кече ватаннары белән горурлана алсын өчен, барыгызны да бу матурлыкны сакларга, сакчыл карарга чакырам, – дигән Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов.

Исегезгә төшерәбез, “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” проекты ярдәмендә Башкортстанда ел саен иҗтимагый киңлекләр яңартыла. Ял итү һәм җәяүләп йөреп кайту өчен заманча шартлар тудырыла. 2019 елдан 2024 елга кадәр төбәктә 806 территория төзекләндерелгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас