Милли проектлар
29 сентябрь 2025, 10:01

Бүздәк-Дәүләкән юлын ремонтлыйлар

«Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында Бүздәк — Дәүләкән юлының 9,3 чакрымын ремонтлау дәвам итә.

Бүздәк-Дәүләкән юлын ремонтлыйларБүздәк-Дәүләкән юлын ремонтлыйлар
Бүздәк-Дәүләкән юлын ремонтлыйлар

«Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында Бүздәк — Дәүләкән юлының 9,3 чакрымын ремонтлау дәвам итә.

   Дәүләкән районының Александровка һәм Комсомольский авыллары арасындагы участокта юлчылар фрезерлау һәм тигезләү катламын эшләгән дә инде. Подряд оешмасы асфальт-бетон җәюгә керешкән. Шуннан соң монда юл кырыйларын ныгытачаклар һәм билгеләр ясаячаклар.

   Бүздәк-Дәүләкән юлы

ике районны: Бүздәк һәм Дәүләкән районнарын тоташтыра, аларда 67 меңнән артык кеше яши. Җирле халык шул юл белән Бүздәк һәм Дәүләкән район үзәкләренә барып җитә. Барлык эшләрне 2025 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас