Милли проектлар
27 сентябрь 2025, 07:00

«Иң яхшысы — балаларга»: Бәләбәйдә мәктәп ремонтланды

Бүген Бәләбәйгә эшлекле сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 8нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. 

«Иң яхшысы — балаларга»: Бәләбәйдә мәктәп ремонтланды«Иң яхшысы — балаларга»: Бәләбәйдә мәктәп ремонтланды
«Иң яхшысы — балаларга»: Бәләбәйдә мәктәп ремонтланды

1966 елда төзелгән бинаны «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Иң яхшысы — балаларга» төбәк проекты буенча ремонтлаганнар. Яңа уку елында мәгариф учреждениесендә барлыгы 887 укучы белем ала. 

Мәктәпкә керү юлында махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган Азат Гомәров һәм Андрей Сулмаков истәлегенә ике мемориаль тактаташ куелган. Мәгариф оешмасында патриотик тәрбиягә аерым игътибар бирелә – балалар һәм үсмерләр гуманитар акцияләрдә катнаша, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә.

Республика Башлыгы спорт һәм актлар залларын, уку кабинетларын, шулай ук заманча тренажерлар һәм уку макетлары белән җиһазландырылган "Тормыш хәвефсезлеге нигезләре" кабинетын карады. Биредә укучылар беренче медицина ярдәме күрсәтергә, саклану чараларын һәм утлы коралдан ату җайланмаларын кулланырга өйрәнә. Хезмәт кабинетында яңа станоклар һәм җиһазлар, шул исәптән 3D-принтер урнаштырылган.

- Ремонтның сыйфатлы башкарылуы бик мөһим, чөнки мондый объектлар балаларга озак еллар хезмәт итәргә тиеш. Без Русия Президенты Владимир Владимирович Путинга гомумдәүләт проектын хуплаганы өчен рәхмәтле, чөнки ул тәкъдим иткән программа ярдәмендә без акрынлап республиканың барлык мәгариф инфраструктурасын тәртипкә китерәбез. Федераль үзәк, төбәк һәм муниципалитетларның уртак тырышлыгы белән без балаларыбызга белем бирү өчен чыннан да заманча һәм уңайлы шартлар булдырачакбыз, – дип ассызыклады Радий Фәрит улы.

Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.

«Иң яхшысы — балаларга»: Бәләбәйдә мәктәп ремонтланды
«Иң яхшысы — балаларга»: Бәләбәйдә мәктәп ремонтланды
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас