Милли проектлар
24 сентябрь 2025, 20:34

Бер пенсионер чәй үләне җыеп, бизнес ачкан

Тырышсаң, булдырып була! 

Бер пенсионер үлән җыеп, бизнес ачканБер пенсионер үлән җыеп, бизнес ачкан
Бер пенсионер үлән җыеп, бизнес ачкан

Архангель районының Кумырлы авылында яшәүче эшкуар Андрей Алексеев 65 яшендә «Uralberry» брендын булдырган. Ул 20 елдан артык төрле үләннәр һәм җиләк җимешләр җыю белән мавыккан. Якыннар, дусларына ул күчтәнәч итеп биргән, артык калганын саткалаган.

Эшен киңәйтеп җибәрү өчен ул «Минем бизнес» төбәк үзәгенә мөрәҗәгать иткән, анда аңа массакүләм мәгълүмат чаралары аша продукциясен танытырга һәм «социаль проектлар акселераторы» программасы буенча укытуда ярдәм иткәннәр. Бу ярдәм аңа "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" милли проекты кысаларында күрсәтелгән.

- Хәзер олырак яшьтәге кешеләр үзләрен эшкуарлыкта сынап карарга тырыша. Шуңа күрә без тупланган тәҗрибәләре белән уңышлы бизнес башлый алсыннар өчен дәүләт ярдәмен булдырдык. Моның өчен аларга мотивация һәм технологияләр системасын булдыру кирәклеген күрәбез, - дигән Башкортостан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина. Андрей Алексеев армиядән соң заводка бригадир булып урнаша, аннары төзелештә эшли. Ә төрле шифалы үләннәр һәм җиләк җыю белән ул балачактан ук мавыккан. Бу эшкуарның тарихы аша өлкән яшьтәге кешеләр өчен эшкуарлыкта мөмкинлекләр күп булуын күрсәтү максаты ята. Тырышсаң, булдырып була! 

Чыганак: БР Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас