

Безнең майны чит илләрдә дә яраталар.
Көннәрнең матур торуы аграийларга хезмәт дәрте өстәде. Кырларда техника гөрелтесе тынмый – Башкортстанда төп май культурасын җыюга төштеләр.
16 районда көнбагыш ура башладылар , дип хәбәр иттеләр Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
2025 елда бу культура 400 мең гектарга якын мәйданда чәчелгән. Бүгенге көнгә 9,4 мең гектардан артык мәйданда 13,5 мең тонна май орлыгы җыелган.
Республика буенча көнбагышның уртача уңышы гектардан 14,4 центнер тәшкил итә.
Бер үк вакытта республика аграрийлары рапс җыялар. Әлегә 110,8 мең тонна май орлыгы, горчица (1,2 мең тонна), соя (19,4 мең тонна) һәм җитен (45,1 мең тонна) суктырылган.
“Төбәктә майлы культураларның тулаем җыемы 194,4 мең тонна тәшкил итә, планлы мәйданнарның 18,5% чаптырылган", — диделәр Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Безнең майны чит илләрдә дә яраталар. Ел саен аны чит илләр сатып ала. Май – икътисади тотрыклык өчен бик мөһим товар. “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында ул зур сәүдә чыганагы булып тора. Ходайдан матур көннәр теләп, эшлисе дә эшлисе әле. Басуларда җыеп аласы уңыш бик күп икән... Югалтмыйча җыеп алырга, өлгерергә иде бит...