

Мич җылысы җитми яки җылыту сезонына кайсы шәһәр старт бирә?
Авылларда сакланып калган мичләрен ягып, икмәк пешереп, өйгә сихри тәмле ис таратып, ап-ак мичкә арка терәп, борынгыча рәхәт яшәүчеләр сирәк хәзер. Кояш качса, туң тимер торбага кагылып карап, аның салкынлыгыннан чирканып, кулларын тартып алучлар бит без. Ходайның рәхмәте булган кояш җылысы киимесә, хуҗалардан җылы көтә башлыйбыз. Ә ул төрлечә килә. Әмма республикада җылыту сезонына әзерлек җитди ул. Шуңа күрә, беребез дә өшеп утырмабыз дигән ышаныч бар. Мисал өчен, безнең Благовещен шәһәрендә җылыту сезоны 25 сентябрьдә башлана. Бу хакта район башлыгы Анна Карабанова хәбәр итте. Шәһәрнең идарәче компанияләре 25 сентябрьдән чиратлап күпфатирлы йортларга җылылык тоташтыра башлар.
Карабанова белдерүенчә, системаны көйләү өчен вакыт кирәк, шуңа күрә җылытуны запас белән эшләтеп җибәрү планлаштырылган. "Социаль объектларда – балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә җылылыкны элегрәк җитәкче карары буенча кабызырга мөмкин булачак.
Ягъни, әгәр балалар бакчасында һава температурасы уңайлы булмаса, җылы бирүне бүген, ягъни, 24 сентябрьдә үк башларга мөмкин булачак», — дип билгеләде муниципалитет башлыгы. Торакларның җылылыгы “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында игътибар үзәгендә.
Имин көннәр килсен, дуслар. Һава торышы иртәгәдән бозыла, салкын, яңгырлы көннәр килә, ди, синоптиклар. Өйләрдә система җылытса, гаиләләрдә җан җылысы хакимлек итсен, җырда да бит: “Главней всего – погода в доме”, дип җырлана....
Фото: playbookpro.ru