Милли проектлар
24 Сентября 2025, 03:00

Авыллар табибларын көтә

Табиблар өчен яңа вакансияләр.  

Авыллар табибларын көтәАвыллар табибларын көтә
Авыллар табибларын көтә

Табиблар өчен яңа вакансияләр.

 

Башкортстан Республикасы әламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Робер Иштуков табиблар өчен яңа вакансияләр исемлегенә үзгәрешләр кертә торган боерыкка кул куйды.

Документта әйтелгәнчә, республика районнарының һәм шәһәрләренең медицина учреждениеләрендә участок терапевтлары һәм фельдшерлары җитми. Моннан тыш, хастаханәләрдә ультратавыш диагностикасы табиблары, теш табиблары, балалар хирурглары, эпидемиологлар, наркологлар һәм акушерлар таләп ителә.

 Исегезгә төшерәбез, авылга эшкә кайткан табибларга –1-1, 5 млн сум, фельдшер һәм шәфкать туташларына 500-750 мең сум акча түлиләр. Бу түләүләр 10 ел элек эшли башлаган «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» программаларында каралган.

65 меңгә якын медицина хезмәткәре мондый түләүләрдән файдаланды инде. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча ике программа да 2030 елга кадәр озайтылды.

Эчкерсез, ихлас, сезнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр янына кайтыгыз, хөрмәтле табиблар. Авыл кешеләре аеруча рәхмәтле ул. Авыл рухият байлыгы, туган тел бишеге, җан җылысы сакланган күркәм мохит. Ә саф һава, чиста су һәркемгә дә мең шифа бирә. Табиблар  авылга игътибарлырак булса, “Актив һәм озын гомерлелек”гомумдәүләт проекты күз уңында тоткан максатларга ирешү өчен ул иң яхшы урын, югыйсә.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас