

Миякә районының Әнәс авылы мәктәбендә "Сугышчан рух" исеме астында армрестлинг турниры үткән. Турнир "Физик культура һәм спорт" дәүләт программасына ярашлы оештырылган. Чара Ватанны саклаучылар елына, шулай ук Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү елына багышланган.
Турнирны карарга махсус хәрби операциядә катнашучылар, укытучылар һәм авылда яшәүчеләр килгән. Чәмле ярышта 5 -11 класс укучылары кул көчен генә түгел, җиңүгә ихтыяр, ныклык һәм спорт чыныгуларын да күрсәткән. Көярмәннәрнең кайнар алкышлары ярышта катнашучыларга дәрт-илһам өстәгән.
Чыганак: Миякә район хакимияте сайтыннан.