

"Яшьләр һәм балалар" милли проекты ярдәмендә республиканың Зилаер районының 7 авыл мәктәбе яңа корылмаларга баеган. Корылмалар хезмәт һәм Ватанны саклау нигезләре кабинетлары өчен тәгаенләнгән.
Зилаер, Юлдыбай, Йомагуҗа, Ямансаз, Ивано-Кувалат һәм Матрай мәктәпләрендә Калашников автоматы һәм Макаров пистолеты, кул гранаталары, шулай ук гомумгаскәр саклану комплектлары һәм противогазлар пәйда булган. Хезмәт дәресе кабинетларында исә саклаучы экранлы верстаклар, лазер кисү станоклары, почмак шомартучы машиналар, агач көйдерү приборлары, манекеннар һәм тегү машиналары урнаштырылачак.
Билгеле булуынча, "Яшьләр һәм балалар" милли проекты укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Яңартылган милли проектлар Русия президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан алып тормышка ашырыла.
"Башинформ" буенча.