Милли проектлар
22 сентябрь 2025, 03:48

“Батарейкалар тапшырабыз!”

Башкортстан нефтьчеләре “Батарейкалар тапшырабыз!” экологик акциясенә кушылды.

https://ecology.bashkortostan.ruhttps://ecology.bashkortostan.ru
https://ecology.bashkortostan.ru

Бөтендөнья Чисталык көне алдыннан “Башнефть-Добыча” компаниясе Уфа шәһәре хакимиятенең экологик инициативасына кушылды.

19 сентябрьдә оешма хезмәткәрләре ресурсларын эшкәртеп бетергән батарея, аккумулятор, пауэрбанк, кәрәзле телефоннар һәм башка мобиль электроника эшкәртүгә тапшырды. Чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экологик иминлек” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Нефть һәм газ чыгару предприятиесе коллективы бу акциядә беренче генә катнашмый. 2022 елда предприятие Нефтекама, Дүртөйле, Октябрьский, Ишембай һәм Уфада урнашкан офисларда батареялар җыю өчен махсус контейнерлар урнаштырган иде. Шул вакыттан алып Башкортстан нефтьчеләре табигатьне саклау инициативасы кысаларында 475 килограммнан артык батарея һәм аккумулятор җыйганнар һәм утильләштерүгә җибәргән.

Хезмәткәрләрнең табигатьне саклау инициативаларына җәлеп ителүе кара алтын эзләүчеләрнең экологик балансны саклауга һәм әйләнә-тирә мохитне чиста тоту өчен шәхси җаваплылыкка тартылуын күрсәтә.

“Батарейкалар тапшырабыз!” акциясе Уфа хакимияте тарафыннан 2019 елдан бирле үткәрелә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас