Милли проектлар
21 сентябрь 2025, 05:05

Стәрлебаш көллияте студентлары өлкәннәргә хуҗалык эшләрендә булышалар

Актив яшьләребез булдыра!

Стәрлебаш көллияте студентлары өлкәннәргә хуҗалык эшләрендә булышаларСтәрлебаш көллияте студентлары өлкәннәргә хуҗалык эшләрендә булышалар
Стәрлебаш көллияте студентлары өлкәннәргә хуҗалык эшләрендә булышалар

Стәрлебаштагы тармакара көллият филиалы студент-волонтерлары Стәрлебаш авылында яшәүче Гөлнур Гали кызы Мозаффарова янына барып хуҗалык эшләрен ярдәм иттеләр. Шуның белән алар гражданлык активлыгының һәм социаль җаваплылыкның ачык мисалын күрсәттеләр һәм дәлил иттеләр. Бу битараф булмаган яшь буын эш-гамәлләре «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында эшләнелүен әйтеп китик.

Яшьләр чын энтузиазм белән эшкә тотынганнар: йорт яны территориясен җентекләп җыештырдылар, түтәлләрне тәртипкә китерделәр һәм коелган алмаларны җыйдылар. Аларның хезмәте өлкән яшьтәге апаның көнкүрешен шактый җиңеләйтеп кенә калмыйча, аңа яшьләр белән аралашудан чын күңелдән шатлык бүләк итте.

"Безнең яшь волонтерларга ихлас рәхмәт! Бу очрашу ике якка да җанлы, рухи аралашу, уңай хис — кичерешләр һәм игелек һәм үзара ярдәмләшү дөньяны яхшырта дигән ышаныч бүләк итте", - дип билгеләп үтте Стәрлебаш авылының волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Евгения Хөсәенова.

Фото: Стәрлебаш хакимияте.

Стәрлебаш көллияте студентлары өлкәннәргә хуҗалык эшләрендә булышалар
Стәрлебаш көллияте студентлары өлкәннәргә хуҗалык эшләрендә булышалар
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас