Милли проектлар
20 сентябрь 2025, 06:00

Уфа ит-консерва комбинаты төп продуктны чыгару җитештерүчәнлеген арттырды

Арттырылган күләм — 25 процент, диләр.

Уфа ит-консерва комбинаты төп продуктны чыгару җитештерүчәнлеген арттырдыУфа ит-консерва комбинаты төп продуктны чыгару җитештерүчәнлеген арттырды
Уфа ит-консерва комбинаты төп продуктны чыгару җитештерүчәнлеген арттырды

«Уфа ит-консерва комбинаты» АҖ (УМКК) сакчыл җитештерү инструментларын кертү нәтиҗәсендә төп җитештерү участогының нәтиҗәлелеген шактый арттыруга иреште. «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектының «Хезмәт җитештерүчәнлек» федераль проектында катнашу ярты ел эчендә сосискалар җитештерү агымында бер кешегә сәгатенә 36,5 алып 45,9 килограммга кадәр эшләп чыгаруны 25 процентка арттырырга мөмкинлек биргән. Бу продукт комбинат продукциясендә шактый зур өлешне алып тора — керемнең гомуми күләменнән 15 процент икән.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары — төбәкнең Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов азык — төлек сәнәгате предприятиеләренең Федераль проектка актив кушылуын билгеләп үтте.

Фото: Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә региональ компетенцияләр үзәге

Уфа ит-консерва комбинаты төп продуктны чыгару җитештерүчәнлеген арттырды
Уфа ит-консерва комбинаты төп продуктны чыгару җитештерүчәнлеген арттырды
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас