

Нефтекама пенсионерларына физкультура-савыктыру хезмәтләренә сертификатлар тапшырылган
Башкортстан Республикасының Нефтекама шәһәрендә “Торпедо” җиңел атлетика комплексында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының отличие билгеләре белән бүләкләү һәм өлкән яшьтәге гражданнарга, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларга сәламәтләндерү дәресләренә сертификатлар тапшыру тантанасы узган. Чара «Русия спорты» дәүләт программасы максатларына ярашлы оештырылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан Республикасында 2023 елдан аерым категория гражданнар өчен социаль әһәмиятле физкультура-савыктыру хезмәтләре күрсәтү программасы гамәлдә. 2024 елда әлеге сертификатларны алу хокукы инвалидлыгы булган яшүсмерләргә (6-17 яшьтә), шулай ук СВО барышында җәрәхәтләр алу нәтиҗәсендә инвалидлык алган хәрби хәрәкәтләр ветераннарына кагыла.
-Социаль сертификат алу өчен мәҗбүри шарт булып ГТО комплексы нормативларын уңышлы үтәү тора. 2024 ел нәтиҗәләре буенча 54 кеше әлеге программа кысаларында физкультура-савыктыру хезмәтләрен алу мөмкинлегеннән файдаланган инде, - дип билгеләп үтте ГТО тестлаштыру муниципаль үзәге җитәкчесе Наталья Мурзагареева.