Милли проектлар
14 сентябрь 2025, 07:25

Приют якларында ял итү һәм спорт өчен заманча киңлек булдыралар

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты буенча Бәләбәй районының Приют бистәсендә «Молодежный» скверын төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Приют якларында ял итү һәм спорт өчен заманча киңлек булдыраларПриют якларында ял итү һәм спорт өчен заманча киңлек булдыралар
Приют якларында ял итү һәм спорт өчен заманча киңлек булдыралар

Төзекләндерелә торган территориядә җәяүлеләр юлларына асфальт җәелде, тротуар һәм юл бордюрлары, мафлар (эскәмияләр, урналар) куелды, электр үткәргеч линияләрнең яңа терәкләре һәм яктырткычлар монтажланды.

Тиздән спорт мәйданчыгы яшь спортчыларны җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк. Анда җөйсез, имгәнү куркынычы булмаган резина өслек салынган һәм җиһазларның бер өлеше урнаштырылган. Якын арада спорт мәйданчыгын койма белән әйләндереп алу эшләрен төгәлләү һәм территорияне яшелләндерү башланачак.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Бәләбәй районы хакимияте.

 

Приют якларында ял итү һәм спорт өчен заманча киңлек булдыралар
Приют якларында ял итү һәм спорт өчен заманча киңлек булдыралар
Автор:
Читайте нас