

Мәчетле районының Коргат авылы халкы “Чиста яр” экологик акциясе үткәргән.
Акциянең максаты – сулыкларны чистарту һәм кешеләрнең экологик белемен арттыру. Чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билбгеләнгән “Экологик хәвефсезлек” милли проекты максатларына туры китереп оештырылган.
Акция вакытында авыл халкы Ука елгасы ярын һәм “Нур чишмәсе”н тәртипкә китергәннәр. Җирле активистлар биш капчык чүп җыйган.
“Яр буйларында калдырылган чүп-чарның 80 проценты вакыт узу белән суга эләгә. Калдыкларның химик матдәләре суның сыйфатын начарлата. Табигатьне саклау – безнең уртак эшебез. Мондый чараларда һәркемнең катнашуы – бәяләп бетергесез”, – ди Коргат авылы халкы.
Волонтерлар, табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген ассызыклап, барысын да әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы һәм җаваплы булырга чакырган.