Милли проектлар
12 сентябрь 2025, 15:54

Мебель фабрикасы сакчыл технологияләр куллана

Нәтиҗәдә җитештерү 23 процентка арткан.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстанның мебель фабрикасы сакчыл технологияләр исәбенә җитештерүне 23 процентка арттырган.

Сакчыл җитештерү инструментларын гамәлгә ашыру “Велес” мебель фабрикасына шактый икътисади нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек биргән: җитештерү циклы вакыты 33,9 процентка кыскарган, төгәлләнмәгән җитештерү 28,8 процентка кимегән һәм бер кешегә эшләп чыгару күләме 22,9 процентка арткан. “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проектының “Хезмәт җитештерүчәнлеге” федераль проекты кысаларындагы эш нәтиҗәләре әнә шундый.

– Әлеге предприятиедә төп үзгәрешләр җитештерү киңлеген һәм логистиканы үзгәртеп коруга кагылды. Бу чыгымнарны киметүгә һәм җитештерүнең сыгылмалылыгын арттыруга турыдан-туры йогынты ясады, – ди Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Моратов.

Проект кысаларында сакчыл җитештерүнең 9 юнәлеше буенча 90 хезмәткәр укытылган.

Проектның икътисади нәтиҗәлелеге операция чыгымнарын киметү һәм продукция чыгаруны арттыру исәбенә ай саен йөзләрчә мең сум экономия белән бәяләнә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас