

"Клубовидение" егет-кызларны чакыра!
Бүгенге яшүсмерләрнең, яшьләрнең күңелләренә ни якын булуын ачыклау, аңлау һәркемгә дә бирелми. Егетләр-кызлар теләп шөгыльләнерлек юнәлешләрне билгеләү, аларга үсәргә, камилләшүдә ярдәм кулы сузарга, беренче җиңү шатлыкларын уртаклашырга, һәм, бәлки, шул мавыгуларыннан язмыш чакыруы булган һөнәрләргә юл алырга ярдәм итү һәм арытаба үсешкә канатлар кую, нәкъ үзе булырлык эшчәнлекне табуда ярдәм итү өчен шактый тырышлык һәм зирәклек кирәк.
Уфаның иҗади яшьләрен берләштерүче "Клубовидение" проекты шундый заманча табышларның берсе.
Башкаланың Яшьләр эшләре комитеты, Орджоникидзе районы хакимияте һәм Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә Уфаның балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен "Диалог" клублары берләшмәсе муниципаль бюджет учреждениесе оештырган бу проект елдан-ел кызыклырак киңлекләргә чыга, аның эчтәлеге баетылып килә һәм быел да анда яңалыклар бар.
Кемнәрнеңдер бу хакта беренчегә ишетүе дә ихтимал. Ә ул инде 10 яшьлек проект.
Кызыклы, яшьләрне җәлеп итәрлек бу проект җитәкчесе Марсель Закиров белдерүенчә, башта ул талантлар конкурсы булган.
– “Клубовидение” проекты 2015 елда”Диалог” яшүсмерләр клубында иҗади берләшмәләр арасында талантлар конкурсы буларак туды. Һәм шул вакыт эчендә Башкортстанның танылган мәдәният эшлеклеләре катнашлыгында ачык хөкемдарлык системасы булган шәһәр конкурсы булып үсте.
2025 елда Проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәменә лаек булды һәм шәһәрнең иҗади мәйданчыгы буларак киң колач белән гамәлгә ашырылачак. Проектны уздыру барышында катнашучылар өчен белем бирү программасы, конкурс, йомгаклау концерты узачак.
Безнең танылган мәдәният эшлеклеләре катнашлыгында мастер-класслар, конкурслар һәм концертлар үткәрүне үз эченә алган махсус төзелгән программа иҗади яшьләр өчен карьера лифты булачак.
Быел проектта тагын яңалык бар – белем бирү блогы өстәлде. Проект "Вокал" һәм "Хореография" юнәлешләре буенча яшь талантлы башкаручыларны ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлтелгән бит. Сентябрь һәм октябрь айларында читтән торып анкета кабул итү нигезендә проектта катнашучы 50 кешене сайлап алачакбыз.
Ноябрьдә алар өчен БРның халык артисты Алена Завьялова кебек танылган эшлеклеләрдән мастер-класслар оештырылачак.
Ноябрьнең икенче яртысында балалар башкаланың һәм республиканың танылган сәнгать эшлеклеләре арасыннан эксперт комиссиясе каршында иҗади номерларын күрсәтәчәк. 50 катнашучының һәркайсы конкурс чыгышыннан соң ачык форматтагы экспертлардан кире элемтә алачак.
Декабрьдә конкурс йомгаклары буенча иҗат мәйданчыгы концерты узар, анда 12 катнашучы билгеләп үтеләчәк.
Ни өчен “Клубовидение” дип аталды, дисәк, проектта күбесенчә Уфаның яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр катнаша. Быел проектның максатчан аудиториясе - Уфаның яшүсмерләр клублары һәм яшьләр үзәкләрендә 12 яшьтән 18 яшькә кадәр тәрбияләнүче актив яшьләр.
Егет-кызларны шәһәрнең «Клубовидение» иҗат мәйданчыгына, бу кызыклы һәм мавыктыргыч проектта катнашырга чакырабыз.
Монда шуны ассызыклап китеп була: 14 яшемдә уздырган гадәти чарам Уфа яшьләре өчен зур файдалы проектка әйләнде. Яшьләребезгә ошар дип ышанабыз, бик кызыклы тамаша көтәбез.
Төп бүләкләр – җыр язу һәм бию видеосы төшерү.
Конкурсның үзенчәлеге – бушлай катнашу, ачык хөкемдарлык системасы, затлы киңәшләр һәм жюри бәясен алу мөмкинлеге.
Шулай ук һәр катнашучыга партнерлардан бүләкләр бирелә.
Конкурсның башлануы турында монда игълан ителәчәк: vk.com/labcreat.
Ә әлегә киң колач белән зур чарага әзерлек эшләре алып барыла. Килегез, яшьләр! Проектта катнашыгыз! Җиңегез! Киләчәккә күпер бүген салына!
Фото: Общественная палата Республики Башкортостан