

Иске Туймазы авылында "Их, кыярлары, помидорлары!» бәйрәме узды.
Аны уздыру җирле эшкуарларга, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә яңа юллар ача, РФ Президенты В.Путин фәрманы буенча гамәлгә кертелгән «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Бәйрәмдә 2025 ел уңышын иң яхшы бизәүгә конкурс үткәрелде. Мәктәп укучылары, аларның остазлары һәм ата-аналар өйдә пешерелгән ризыклар, эчемлекләр, тозлы кайнатма һәм башка ризыклар белән өстәл әзерләде. Боларның барысын да символик бәягә диярлек сатып алырга мөмкин иде.
Үзләренең тәм-томнарын һәм табигать бүләкләреннән ясалган әйберләрен театральләштереп тәкъдир иттеләр. 2025 ел уңышын иң яхшы бизәүгә конкурс жюри әгъзалары экспозицияләрнең креативлыгы һәм төрлелеге буенча бәя бирделәр.