Милли проектлар
10 сентябрь 2025, 04:23

Мәдәният йортлары һәм клубларында яңарыш

Матди-техник базаларын яхшырттылар.

Мәдәният йортлары һәм клубларында яңарышМәдәният йортлары һәм клубларында яңарыш
Мәдәният йортлары һәм клубларында яңарыш

Матди-техник базаларын яхшырттылар.

 

  Уфа районында “Кече Ватан мәдәнияте”  федераль проекты кысаларында "Җырла, туган авылым!" тантаналы чара үтте. Проект ярдәмендә Уфа районының авыл мәдәният йортлары матди-техник базасын яхшырттылар. Уфа районының Мәдәният идарәсе башлыгы Лилия Гаделбаева әйтүенчә, алты мәдәният йорты һәм клуб яңа җиһазлар сатып алу мөмкинлегенә ия булган. Болар –заманча музыка аппаратурасы, телевизор, музыка кораллары, район мәдәният йорты өчен видеога төшерү һәм видеороликлар ясау мөмкинлеге булган фотоаппарат, Жуково авылы мәдәният йорты өчен яктылык җиһазлары һәм микрофоннар, Шмидтово, Рус Юрмашы, Нижегородка һәм Таптыково авыллары мәдәният йортлары өчен микрофоннар һәм музыка кораллары алынган.

Уфа район мәдәният йортының иҗат коллективы яңа музыкаль җиһазлар белән кызыклы патриотик программа әзерләп, район авыллары буйлап йөрде.

„Бердәм Русия“ партиясенең „Кече Ватан мәдәнияте“ федераль проекты Мәдәният учреждениеләре эшенең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән. Ул барлык гражданнарның илнең мәдәни тормышында катнашуын тәэмин итәргә, мәдәни ялын төрлеләндерергә һәм өстәмә белем алу мөмкинлекләрен киңәйтергә тиеш", – дип белдерде РФ Дәүләт Думасы депутаты, проектның Башкортстандагы кураторы Эльвира Аиткулова, җыелганнарны сәламләп.

Традиция буенча, “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында, Алексеевка авыл советы администрациясе ярдәме белән Алексеевка авылының иң яхшы ишегалды бүләкләнде. Бәйрәмдә үз хезмәтләре һәм туган бистәсе турында кайгыртулары белән тормышны яхшырак һәм матуррак иткән кешеләрне бүләкләделәр.

Концерт программасында туган якның күңелен һәм кәефен чагылдырган музыкаль композицияләр яңгырады. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елына багышланды.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас