Милли проектлар
6 сентябрь 2025, 05:00

13 чакрым Борай – Иске Балтач-Куеда юлын ремонтлаганнар

Башкортстанда «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында Борай — Иске Балтач — Куеда юлларының 13 чакрымы ремонтланды.

13 чакрым  Борай – Иске Балтач-Куеда юлын ремонтлаганнар13 чакрым  Борай – Иске Балтач-Куеда юлын ремонтлаганнар
13 чакрым Борай – Иске Балтач-Куеда юлын ремонтлаганнар

Борай районында 3 участок һәм Тәтешле районында 1 участок норматив хәлгә китерелгән. Юлчылар асфальт-бетон өслекне яңартканнар, юл кырыйларын ныгытканнар һәм юл билгеләре куйганнар.

— Борай — Иске Балтач — Куеда юлы өч районны тоташтыра һәм безнең республика белән Пермь крае арасында транспорт элемтәсен тәэмин итә. Тәүлек саен аның аша 3 меңнән артык автомобиль йөри. Шуңа күрә бу юлны тәртипкә китерү һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да имин һәм уңайлы итү мөһим, — дип сөйләде Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Исегезгә төшерәбез, Борай — Иске Балтач — Куеда юлы төбәкнең терәк челтәренә керә.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

13 чакрым  Борай – Иске Балтач-Куеда юлын ремонтлаганнар
13 чакрым Борай – Иске Балтач-Куеда юлын ремонтлаганнар
Автор:
Читайте нас