

Затон микрорайонындагы 4 нче санлы мәктәп быел ремонттан соң үз ишекләрен ачты. Укучыларны һәм ата-аналарны Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев котлады. "Безнең бурыч – балалар балалар уңайлы мәктәпләрдә укысын. Затонда әлеге көндә ике балалар бакчасы, БР Башлыгы ярдәме белән зур белем бирү үзәге төзелә, ул дүртенче санлы мәктәпкә төшкән көчергәнешне дә киметәчәк”,- диде мэр.
2001 елда төзелгән мәктәпкә ремонт Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында эшләнгән. Аның түбәсе алыштырылган, электр-җылылык белән тәэмин итү системалары алыштырылган, актлар һәм спорт залына ремонт һ.б. күп эшләр башкарылган.
Фото: РатмирМәүлиевныңсоциаль челтәрләре