Милли проектлар
4 сентябрь 2025, 07:49

Пилотсыз очу аппаратлары актив кулланыла

Башкортстанның авыл хуҗалыгында пилотсыз очу аппаратлары актив кулланыла.

Пилотсыз очу аппаратлары актив кулланылаПилотсыз очу аппаратлары актив кулланыла
Пилотсыз очу аппаратлары актив кулланыла

Башкортстанның авыл хуҗалыгында пилотсыз очу аппаратлары актив кулланыла

Башкортстан Республикасының Стәрлетамак районында авыл хуҗалыгында пилотсыз очу аппаратларын үстерүгә багышланган семинар узды. Чара «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» милли проекты максатларына туры китереп оештырылды.

Семинар кысаларында тармак галимнәре һәм экспертлары чыгыш ясады. Белгечләр авыл хуҗалыгы җирләрен мониторинглаганда БПЛА куллану, үсемлек авыруларын реаль вакыт режимында идентификацияләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинарда катнашучыларга шулай ук авыл хуҗалыгында пилотсыз очу системаларын куллануның дөньякүләм тәҗрибәсе, авыл хуҗалыгы культураларын үстергәндә БПЛА куллану буенча киңәшләр эшләү турында сөйләделәр.

Практик өлеш вакытында “Баш-Фунгицид” компаниясе вәкилләре vector AGR HD 580 һәм DJI Agras Т50 пилотсыз очу аппаратлары ничек эшләвен күрсәттеләр. Семинарда катнашучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.

- Без теләсә нинди сюрпризларга, һава торышына, климатка әзер булырга һәм безнең җир ресурслары яхшы керем китерсен өчен иң заманча технологияләрне кулланырга тиеш. Әле күптән түгел генә без сезнең белән кырларны пилотсыз очкычлар эшкәртәчәген күз алдына да китерә алмадык. Аннары әле андый ук маневрлы булмаган, зур булмаган зарядлы беренче аппаратлар пәйда булды, басуларны яндырдылар. Әмма бүгенге көндә БПЛА - кырларны эшкәртү чараларына лаеклы альтернатива, шул ук вакытта ул бик тиз үсешә, — дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас