Милли проектлар
3 сентябрь 2025, 03:53

Удмурт фольклор коллективларының X төбәкара фестивале узды

Бу чара удмуртлар күпләп яшәгән Тәтешле районында узды. 

Удмурт фольклор коллективларының X төбәкара фестивале уздыУдмурт фольклор коллективларының X төбәкара фестивале узды
Удмурт фольклор коллективларының X төбәкара фестивале узды

"Гаилә" милли проектының «гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» төбәк проекты максатларына туры китереп, Тәтешле районының Яңа Тәтешле авылында удмурт фольклор коллективларының «Драгоценные россыпи» («Дуно марзанъес») X төбәкара фестивале узды.

Анда Тәтешле, Балтач, Борай, Ярмәкәй, Яңавыл, Балтач районнары, Нефтекама шәһәре коллективлары, шулай ук Удмуртия Республикасы, Пермь крае, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләре вәкилләре катнашты.

Фольклор коллективлары конкурсыннан тыш, фестиваль кысаларында «Жужась кизилиос» («Восходящие звезды») удмурт җырын яшь башкаручылар конкурслары, балалар өчен традицион «Гуждор вылын шудонъес» («Игры на лужайке») уеннары, "Удмурт батыръес" спорт ярышлары да узды. Ә «Эшъяськон урам» да — фин-угор Дуслыгы урамында — төрле халыкларның тарих һәм көнкүреш атмосферасына керергә мөмкин иде. Милли урамның һәр ишегалды үзенең үзенчәлеге белән аерылып торды, халыкның тарихын һәм көнкүрешен чагылдырды. Милли кием элементлары, агач һәм каеннан эшләнгән әйберләр, өйдә тукылган келәмнәр, чигелгән мендәрләр һәм башкалар тәкъдим ителде.

Илнең төрле почмакларыннан килгән 300дән артык конкурсант фольклор, вокал иҗатында һәм спорт ярышларында көч сынашты. Фестивальнең гран-при иясе — Пермь краеның Куеды районы Олы Гондыр авылындагы «Тюрагай» халык удмурт фольклор-этнография ансамбле. «Айкай» Удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры һәм удмурт эстрадасы йолдызлары Алена Тимерханова, Николай Анисимов, Илья Акиловның чыгышы чын бүләк булды.

Чыганак: Тәтешле районы хакимияте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас