

Әлеге вакытта Чакмагыш белән Яңа Коты арасында 3 чакрым участокта эшләр бара. Башкортстанда Бүздәк — Чакмагыш — Дүртөйле юлын ремонтлау дәвам итә. Эшләр Чакмагыш районында район үзәге һәм Яңа Коты арасындагы участокта бара, дип хәбәр иттеләр БР транспорт Министрлыгында. Подрядчылар асфальт-бетонны яңарталар, юл кырыйларын ныгыталар һәм юл билгеләре куялар. Сентябрь ахырына әзер була дигәннәр. "Чакмагыш — Дүртөйле юлын ике район үзәге халкы һәм 60 меңнән артык кеше яши торган бик күп авыллар таптый. Монда трафик тәүлегенә 2 мең автомобильгә җитә. Бу эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында башкарыла", - дигән БР транспорт министры Любовь Минакова.