Милли проектлар
2 сентябрь 2025, 06:27

Яшь әниләргә ярдәмгә

Белем алучы булачак әни махсус сервис аша «декрет» рәсмиләштерә ала.

Яшь әниләргә ярдәмгәЯшь әниләргә ярдәмгә
Яшь әниләргә ярдәмгә

Белем алучы булачак әни махсус сервис аша «декрет» рәсмиләштерә ала.

 

Башкортстанның югары уку йортларында белем алучы булачак әни – студентлар махсус сервис аша «декрет» рәсмиләштерә ала.

 1 сентябрьдә социаль Фонд Русия югары уку йортлары студентларыннан йөклелек һәм бала табу буенча пособие рәсмиләштерүгә гаризалар кабул итә башлады.

 Моның өчен махсус электрон сервис ачылган, дип хәбәр итә РФ Социаль фонды. Түләү өчен онлайн мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Дәүләт хезмәтләре порталыннан тыш, гариза шулай ук Фонд һәм МФЦ клиент хезмәтләрендә кабул ителә. Пособие рәсмиләштерү өчен гаризадан тыш, медицина оешмасыннан йөклелек турындагы белешмәне һәм йөклелек һәм бала табу буенча отпуск срогын күрсәтеп, уку йортыннан белешмәне китереп тапшыру кирәк булачак. Хәзер югары уку йортлары студенткалары һәм аспиранткалары, көллияттә белем алучылар йөклелек һәм бала табу буенча арттырылган пособиеләр ала алачак. Аның күләме элек булган кебек стипендиядән түгел, ә уку йорты билгеләгән яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә.

Әйтик, Башкортстанда 2025 елда яшәү минимумы 17 202 сум күләмендә булса, димәк, республикада яшь аналарга 140 көнлек ял өчен түләү 80 мең сумга якын тәшкил итәчәк. Элек ул 23 мең сумнан артмаган. “Гаилә” гомумдәүләт проекты кысаларында тагын да нәтиҗәлерәк  эшләү өчен бу уңай күренеш булыр, чөнки сабый тәрбияләргә теләгән яшь гаиләләр еш кына матди хәлне уйлап, бәби тәрбияләүне укуны тәмамлап, эшкә урнашып, фатирлы булып, бераз мая туплагач дип, соң чиккә кадәр кичектерергә мәҗбүр. Ә безнең халыкта: “Иртә өйләнгән, улыннан-кызыннан көйләнгән” , дигәне дә бар. Һәр бала үз ризыгы белән туа, яшь гаиләләргә мондый ярдәм бик кирәк.

Ведомствода Русия хатын-кызлары белән беррәттән түләүгә чит ил студенткалары да, шулай ук Русиядә даими яшәүче гражданлыгы булмаган укучылар да исәп тотарга хокуклы, дип өстәделәр. Бу вакытта укыту формасы көндезге бүлектә алып барылырга тиеш. Түләүле яки бюджет нигезендә уку түләүне алуга киртә түгел.

Фото: 

admdno.gosuslugi.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас