Милли проектлар
1 сентябрь 2025, 04:52

Карайганда яңа ФАП ачылган.

Киләсе елда Ишембай районының тагын 5 авылында яңа ФАПлар ачылуы көтелә.

Карайганда яңа ФАП ачылган.Карайганда яңа ФАП ачылган.
Карайганда яңа ФАП ачылган.
Ишембай районының Карайган авылында яңа ФАП ачылган. 
Ишембай районы хакимияте башлыгы Азат Ишемгулов белдерүенчә, 2024 елда Ишембай районының Югары Иткул, Макар һәм Кулгунино авылларында - амбулатория, Салих авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылган. Көзен Яңааптык авылында амбулатория ачу планлаштырылган. Киләсе елда районның тагын 5 авылында яңа ФАПлар ачылуы көтелә. 
Билгеле булуынча, быел "Сәламәтлек саклау " милли проектының "БРда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту" төбәк программасына ярашлы, республикада 134 модульле ФАП һәм амбулатория, 6 поликлиника төзү, 9 дәваханәне ремонтлау, 4,5 мең медицина аппараты һәм 99 автомобиль сатып алу эшләре алып барыла.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас