Милли проектлар
31 август 2025, 04:00

Әлшәй укучылары ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнә

«Балачак унъеллыгы» программасы һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Әлшәй районының Раевка авылы балалар китапханәсендә «Ватанга тугры хезмәттә ант итәм» дигән чара уздырылды. Анда Русия Герое А.М.Сафин исемендәге 2нче мәктәп укучылары катнашты.

Әлшәй укучылары ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнәӘлшәй укучылары ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнә
Әлшәй укучылары ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнә

Ватанны саклаучыларга багышланган очрашуның беренче өлеше легендар башкорт сугышчысы Миңнегали Шайморатовка багышланды. Китапханәчеләр Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаучыларның батырлыклары турында сөйләделәр, шулай ук укучыларны Русия Герое, Совет хәрби җитәкчесе һәм 112нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры биографиясе белән таныштырдылар. Укучылар Шәйморатовның авыр балачагы, аның сугышчан юлы һәм дивизиянең Җиңүгә керткән өлеше турында белделәр.

Аннары сугыш елларында музыка һәм сәнгатьнең солдатларга ярдәм итүдә мөһим роль уйнавын искә төшерделәр. Концерт бригадаларының фронтларда һәм госпитальләрдә чыгышларын күрсәтүче фотосурәтләр тәкъдим ителде.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде. 

Фото: Раевканың социаль-мәдәни үзәге.

Әлшәй укучылары ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнә
Әлшәй укучылары ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнә
Автор:
Читайте нас