Милли проектлар
30 август 2025, 05:00

Кырмыскалы – Түбән Төкен юлындагы инеш аша төзекләндерелгән күпер ачылды

Александровка авылында 23 погон метр озынлыктагы күпер корылмасын реконструкцияләүне «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында башкарганнар.

Кырмыскалы – Түбән Төкен юлындагы инеш аша төзекләндерелгән күпер ачылдыКырмыскалы – Түбән Төкен юлындагы инеш аша төзекләндерелгән күпер ачылды
Кырмыскалы – Түбән Төкен юлындагы инеш аша төзекләндерелгән күпер ачылды

Инженерлык конструкцияләрен төзекләндерүдән тыш, күпердә асфальт-бетон өслек яңартылган, перила формасындагы һәм барьер киртәләр урнаштырылган. Тирә-яктагы территорияне төзекләндерү дәвам итә  әле .

- Александровкада 200ләп кеше яши. Бу күпер халыкка Морза — Новопетровка — Камышлы — Александровка юлына чыгуны тәэмин итә, шул юлдан алар Камышлы авыл Советының административ үзәгенә — Камышлы авылына, район үзәгенә — Кырмыскалы авылына һәм Төкен тимер юл станциясенә барып җитә алалар, анда электричкалар туктала. Хәзер күпер аша үтү юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркынычсыз һәм уңайлы булды, - дип сөйләде Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Исегезгә төшерәбез, кече авылларда яшәүчеләрне транспорт белән тәэмин итү — Башкортстан Республикасы Транспорт министрлыгының мөһим бурычларыннан берсе.

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: БР Транспорт министрлыгы.

Кырмыскалы – Түбән Төкен юлындагы инеш аша төзекләндерелгән күпер ачылды
Кырмыскалы – Түбән Төкен юлындагы инеш аша төзекләндерелгән күпер ачылды
Автор:
Читайте нас