Милли проектлар
29 август 2025, 08:40

Яңа буын китапханәләре арта

Милли проект ярдәмендә китап фонды 1700 данәгә арткан.

Яңа буын китапханәләре артаЯңа буын китапханәләре арта
Яңа буын китапханәләре арта

“Гаилә” милли проектының “Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанның Кыйгы районында Югары Кыйгы авылының үзәк китапханәсе базасында яңа буынның икенче китапханәсе яңартылды. Учреждениедә пространствоны тулысынча үзгәрттеләр, укучыларның барлык буыннары өчен уңайлы шартлар тудырдылар. Милли проект ярдәмендә китап фонды 1700 данәгә артты. Аны чит ил һәм классик әдәбиятның иң яхшы үрнәкләре тәшкил итә. Компьютер, тавыш, офис, интерактив, яктылык җиһазлары, махсус җиһазлар, сукырлар өчен китаплар, өстәмә чынбарлык китаплары, китапханә процессларын автоматлаштыру өчен җиһазлар сатып алынган. Укучылар өчен утырту урыннары саны 25 тән 50 гә кадәр арткан.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас