Яңа уку елы алдыннан Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм гаилә хезмәтләре “Мәктәпкә бергәләп: сентябрьне ничек җиңел итәргә” дигән тематик мәйданчыклар әзерләгән.
Чаралар ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Гаилә” милли проекты максатларына туры китереп үткәрелә.
– Без мондый очрашулар гаиләләргә бик кирәк икәнен күрәбез. Июль аенда гына да республика буенча узган чараларда меңнән артык гаилә – 2300гә якын кеше катнашты. Бу кешеләргә тере аралашу, белгечләр ярдәме һәм вакытны гаилә белән үткәрү мөмкинлеге кирәклеген тагын бер кат раслый, – ди гаилә министры Ленара Иванова.
Шәһәр һәм районнарда ата-аналар балага уку процессына кушылырга һәм уку елы башында стрессны җиңәргә ярдәм итү турында психолог һәм педагоглардан киңәшләр ала алачак. Балалар мастер-классларда, квестларда катнашачак һәм үзләрен иҗади дәресләрдә күрсәтәчәкләр.
Уфада гаилә бәйрәме Вузара студентлар кампусының беренче зур фестивале – “Кампусник”ның бер өлеше булачак. Чара мәйданчыгы 29 августта Геном үзәгендә (Зәки Вәлиди урамы 32/2б) урнаша.