Милли проектлар
27 август 2025, 06:39

Мондый мәктәпләрне саклау бик кирәк

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Бөредәге коррекция мәктәп-интернатын карады.

Мондый мәктәпләрне саклау бик кирәкМондый мәктәпләрне саклау бик кирәк
Мондый мәктәпләрне саклау бик кирәк

 

Бөре шәһәренә эш сәфәре белән баргач республика җитәкчесе сөйләмнәре бозылган балалар укучы интернатта булды. уку йортында 389 бала белем ала, шуларның 49ы – инвалид. Аларны 73 укытучы укыта.

“Мәгариф” милли проектына караган “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында уку йортына яңа җиһазлар – мобиль сыйныфлар, интерактив комплекслар, махсус логопед тренажерлары алганнар. 2022 елда “Белем бирү системасы мәктәпләрен модернизацияләү” федераль программасында катнашып, дизайннарын яңартканнар һәм инфраструктураларына капиталь ремонт ясаганнар.

Мәктәптә массаж, физиотерапевт һәм стоматология кабинетлары белән мини-поликлиника, инголяторий эшли.

Радий Фәрит улы бөтен уку, робот техникасы, логопед классларын карады, медицна пунктын, актлар залын, китапханәне карады.

  • Мәктәп чиста, аның булуы бик яхшы, - диде ул. – Коллективта чын педагоглар, үз эшләренең осталары эшли. Коррекция мәктәпләрен эшләү – дөрес карар булды. Балалар ярдәмне вакытында алырга тиеш.

Чыганак:glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас