Милли проектлар
27 август 2025, 06:10

Милли проектларга ныклы игътибар бирелә

Башкортстанда милли проектларга 34,7 млрд сум федераль акча җәлеп иткәннәр.

Милли проектларга ныклы игътибар биреләМилли проектларга ныклы игътибар бирелә
Милли проектларга ныклы игътибар бирелә

2025 елда Башкортстандагы милли проектларга каралган бюджет акчаларының гомум күләме якынча 48,8 млрд сум тәшкил итте. Шул ук вакытта федераль бюджеттан 34,7 млрд сум җәлеп ителгән.

 Бу хакта республика Хөкүмәте утырышында БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов хәбәр итте.

 ай эчендә республика буенча милли проектлар күрсәткечләренә ирешү дәрәҗәсе 99,8% тан артып китте, Башкортстан биредә Русия төбәкләре арасында 13 нче урында тора. 2025 ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак капиталь төзелеш объектларын да кертеп, милли проектларның максатчан күрсәткечләренә һәм нәтиҗәләренә ирешүгә аерым игътибар бирелә. Болар Яңавыл, Учалы, Аскын, Благовещен, Әбҗәлил һәм Бакалы районнарында 6 поликлиника, Авыргазы һәм Кырмыскалы районнарында 2 күпер, шулай ук Күмертау, Кыйгы һәм Күгәрчен районнарында 3 коммуналь инфраструктура объекты.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас