

Кемнәрнең проектлары җиңде?
Узган атнада Башкортстанның тагын биш шәһәре һәм авылы Бөтенрусия конкурсында җиңеп, төзекләндерүгә федераль грантлар аласы билгеле булды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сөйләвенчә, “Уңайлы шәһәр мохите”н булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында Октябрьский шәһәре «Октябрьский: сохраняя наследие» һәм Дүртөйле – «Иванаевский сад» проектлары белән җиңде. Шулай ук, «Чишмә — Дуслык чыганагы», Киләчәк шытымнары», , «Югары Яркәй үзәген тоташтыручы җепләр» һәм Кушнаренкода «Топориннар сукмагы» проектлары җиңүгә иреште. Респблика Башлыгы әлеге проектларны әзерләгән муниципалитетлар командаларын, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгын һәм Башкортстан шәһәрләре һәм авыллары үсеше институтын котлады.
Конкурс ел саен «Тормыш инфраструктура» гомумдәүләт проекты «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында уза. Анда барлыгы 39 Башкортстан проекты җиңде. Аларның 27се гамәлгә ашырылган инде.
Конкурс нәтиҗәсендә иҗтимагый территорияләрне төзекләндерүгә 3,3 млрд сумнан артык акча җәлеп ителде.
"Соңгы елларда республикабыз шактый үзгәрде. Башкортстанның һәр шәһәрендә һәм районында заманча төзекләндерелгән территорияләр бар. Һәм елдан-ел алар арта бара», – дип язды социаль челтәрләрдәге Республика Башлыгы. Быел Баймак һәм Ишембай районының Верхотор авылында башланган проектлар төгәлләнәчәк. Шундый ук эшләр Бәләбәйдә, Благовещенда, Нефтекамада, Салаватта һәм Учалыда башланган инде.